ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бишенче чакырылыш Баулы муниципаль районы Советының беренче утырышы булды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе район җитәкчесен сайлау иде. 


28
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

29 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән -2 градуска кадәр суытып, кырау төшүе ихтимал. 

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыруга ярдәм итә һәм халыкка дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл һәм тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә алдынгы урында тора. Татарстан Республикасын да кертеп, һәр регион өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә төзелә.

Баулы районында яшәүчеләр актуаль мәгълүматны таба ала һәм ВКонтактедагы төркемнәр аша дәүләт органнары белән элемтәгә керә ала. Шуларның иң әһәмиятлесе - Баулы муниципаль районының рәсми төркеме: https://vk.ru/bavlyofficial


27
сентябрь, 2025 ел
шимбә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:


26
сентябрь, 2025 ел
җомга

Бүген Баулы районының мактаулы гражданы, тыл ветераны һәм отставкадагы полковник Әнвәр Галиәкбәров үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

«Баулы шәһәре» муниципаль берәмлегенең бишенче чакырылыш вәкиллекле органы депутатлары шәһәр Советының беренче утырышына җыелды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Баулы шәһәре мэрын һәм аның урынбасарын сайлау иде.


25
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 10 июнендә «Яшь Управдом – уңайлы яшәү мохитен булдыручы» III Бөтенроссия балалар һәм яшьләр конкурсының читтән торып уку этабына гаризалар кабул итү башланды.

ОРВИ һәм грипп белән авыручылар сезоны башлану сәбәпле, 2025 елның 25 - 30 сентябрь көннәрендә “ТР буенча Роспотребнадзор” идарәсенең территориаль бүлеге  Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында грипп һәм ОРВИ белән чирләүләрне профилактикалау буенча “кайнар линия” уздыра.  8(85593)2-67-32 телефоны буенча 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

26 сентябрьдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 0..-2 градуска кадәр салкын булып, кырау төшүе ихтимал. 

Баулыда яшәүче Минҗиян Зәйдулла кызы Хәлиуллина үзенең туган көне уңаеннан иң якын кешеләреннән, шулай ук район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International