Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә.
Россия почтасы 2024 елның икенче яртыеллыгына 6 000 нән артык басмага, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да, язылу ачты. Язылуны компания сайтында «Онлайн язылу» бүлегендә, мобиль кушымтада, теләсә кайсы почта бүлегендә һәм хәтта өйдә почтальон ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Эшмәкәрләрне «Кытай: экспорт мөмкинлекләре» темасына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен онлайн-вебинарда катнашырга чакырабыз, ул 2 апрельдә 10:00 сәгатьтә (мск) узачак.
1 апрель кичен, 2 апрель төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин.
1 апрель төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
30 мартта көннең икенче яртысында һәм кичен, 31 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан төшүе көтелә. Томан төшү сәбәпле, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Госуслуги.Дом дәүләт хезмәте кушымтасын урнаштырыгыз
Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.
Бөтенроссия эпистоляр конкурсын оештыручылар булып Россия Почтасы, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм Россия элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тора.
28 мартта кичен, 29 мартта төнлә һәм көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
-28 мартта кичен ТР-ның көнчыгышында секундына 15 метр тизлектә җил, буран вакытында күз күреме 1-2 км кадәр начарлануы;
- 29 мартта төнлә һәм көннең беренче яртысында томан төшүе көтелә.