Үзәк мәйданда
- Бәйрәмне тантаналы ачу
- Чәчү батырларын хөрмәтләү
- Милли көрәш
- Казан шәһәреннән килгән артистлар чыгышы
Спорт мәйданында
- Милли татар-башкорт көрәше, җиңел атлетика, капчык киеп йөгерү, көянтә белән йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, әйләнеп торган бүрәнә буйлап йөрү, волейбол, таяк тарту, чүлмәк вату, армспорт һәм башкалар.
"Балачак утравы" балалар мәйданчыгында
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерты, уеннар, конкурслар, күңел ачу программасы, кәгазь пластика буенча мастер-класслар
"Минем авылым" мәйданында
Милли ишегаллары фестивале, милли ишегалды тематикасын ачу: традицияләр, көнкүреш, авылның үзенчәлеге
«Ачык микрофон» майданында
Музыкаль конкурсларда катнашу, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты
"Осталар шәһәре" мәйданында
- Гипс фигуралар ясау остаханәсе
- Баулы "БазАрт"декоратив-кулланма сәнгать осталары күргәзмәсе
Ипподромда
- Ат чабышлары
- Тракторларда фигуралы йөрү
- Мотоблокларда ярышлар