Россия почтасы быел Татарстанда 26 авыл почта бүлекчәсен яңарта

2024 елның 4 июне, сишәмбе

2024 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының тагын 26 авыл җирлегендә почта бүлекчәләрен модернизацияләү планлаштырыла. Россия почтасы 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән авыл бүлекчәләрен модернизацияли башлады.

Почта бүлекчәләрендә эчке бүлмәләр һәм фасадлар, җылыту системалары яңартылачак, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары, шулай ук климат контроле һәм кондиционер өчен җиһазлар урнаштырылачак. Барлык модернизацияләнгән бүлекчәләрдә яңа җиһазлар һәм заманча техника булачак.

 

Модернизация вакытында Почта киртәсез мохитне үстерүгә аерым игътибар бирә. Моның өчен бүлекләр пандуслар һәм персоналны чакыру төймәсе белән җиһазландырыла, ишек уйымнары киңәйтелә.

 

Быел почта бүлекчәләрен ремонтлаудан тыш, модернизация тиз төзелә торган конструкцияләрдән яңа бүлекчәләр урнаштыруны да үз эченә алачак. Аларда почта бүлекчәсенең бөтен функциясе, җиһазлары һәм техникасы бар. Мондый объектлар Татарстанның җиде авылында барлыкка киләчәк.

 

Яңартылган бүлекчәләр клиентларга почта һәм финанс хезмәтләре генә күрсәтмәячәк. Модернизациядән соң авыл халкы дәүләт хезмәтләре Порталындагы хисап язмасын раслый яки торгыза ала һәм сәламәтлек күрсәткечләрен, мәсәлән, кан басымын, кандагы кислород дәрәҗәсен тикшерә, тән температурасын үлчи ала.

Модернизация программасы буенча Татарстанда 47 авыл почта бүлекчәсе ремонтланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International