«Kazan Digital Week – 2023» форумының төп нәтиҗәләре цифрлы технологияләрне эшләүчеләр һәм кулланучыларның фәнни һәм эшлекле хезмәттәшлегенең яңа даими мәйданчыгының популярлыгының үсүен раслады.
10 фундаменталь юнәлеш буенча төзелгән 107 программа чарасында 48 илдән 24 меңнән артык кеше катнашты, шуларның 14 меңе – көндезге һәм 10 меңе – онлайн.
Форумның күргәзмә мәйданчыгында 137 стендта 216 компания урын алган. Махсус журналларда һәм форум хезмәтләре җыентыгында 237 фәнни мәкалә басылган.
Катнашучыларның аудиториясен киңәйтү максатыннан, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә, көндезге һәм онлайн форматта, форум уздыру планлаштырыла
«Kazan Digital Week – 2024» халыкара форумының миссиясе – фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак мәгълүматларның технологик суверенитетын тәэмин итү.
Форумның тематик юнәлешләре:
- Интеллектуаль транспорт системалары;
- Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр;
- Цифрлы индустрия 4.0;
- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;
- Яңа заман кибер куркынычсызлыгы;
- Финтех экосистемасы;
- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;
- Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.
Катнашу шартлары
Форумда катнашу өчен цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар чакырыла.
Форумның төрле чараларында катнашу шартлары, фәнни мәкаләләр һәм презентацияләр, теркәү алгоритмы турында мәгълүмат, шулай ук материалларның тулы архивы kazandigitalweek.com. сайттында тәкъдим ителгән.
Дискуссияләрдә катнашуның нәтиҗәлелеген һәм эшлекле аралашуның нәтиҗәлелеген арттыру өчен катнашучыларга:
- тематик юнәлешне, шулай ук чараларны сайларга: пленар утырышлар, эш секцияләре, күргәзмә, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, техник визитлар;
- катнашу формасын сайларга: премиум катнашучы, катнашучы, спикер.
Оештыручыларга катнашу һәм теркәлү буенча сайланган индивидуаль программа турында мәгълүмат бирүнең тәкъдим ителгән вакыты – 2024 елның 15 августы 12:00 сәгатькә кадәр.