"Нәфис" фонды ТР районнарында Сабантуй бәйрәмнәрен оештыруда ярдәм итте

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Барлыгы 13 тонна продукция җибәрелгән. Бүләк җыелмалары составына кер юу порошоклары, сабын, савыт-саба юу өчен сыек чаралар һәм «Нәфис Косметикс» компаниясе җитештергән коры чистарту чаралары кергән. Фондтан бүләкләр бәйрәм чараларында чыгыш ясаучы артистлар һәм коллективлар, авыл җирлегенең актив кешеләре, спорт ярышларында җиңүчеләр һәм Сабантуйда катнашучылар өчен сюрприз булачак. 

"Татарларда Сабантуй алдыннан бүләкләр җыюның матур йоласы бар. Бу борынгы традиция, ул бердәмлекне һәм үзара ярдәмне символлаштыра. Безнең фонд бу игелекле инициативага шатланып кушыла. Без, Сабантуй халыкка тагын да уңай эмоцияләр китерсен дигән теләктә, Татарстан районнарына алты мең бүләк җыелмасы тапшырдык», – ди «Нәфис» ХФ оештыручысы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.

Искәртеп узабыз, Ирек Богуславский инициативасы белән республиканың төрле районнарында Сабантуйлар үткәрүдә ел саен ярдәм күрсәтелә. Шулай ук «Нәфис» фонды ТРның төрле медицина һәм социаль учреждениеләренә, махсус хәрби операция зонасында катнашучыларның гаиләләренә, спорт һәм халык бәйрәмнәрен үткәрүдә ярдәм итә. Мәсәлән, май ахырында фонд, «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивален оештыруга,  2 миллион сум һәм 17 тонна продукция бүлеп бирә.

Белешмә

«Нәфис» хәйрия фонды 2023 елның көзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән төзелгән. Ул Фонд советын җитәкли, аңа шулай ук Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно да керә. Попечительләр советы составында - «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин. «Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә аның вәкилләре белән bfnefis@yandex.ru электрон почтасы аша элемтәгә кереп катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International