ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
ЗАГС бүлегенең агымдагы елның 10 айлык йомгаклары буенча, безнең районда 352 бала туган, бу, узган елдагыга караганда, беразга кимрәк.

Ахмәтҗановлар, Фатхуллиннар, Гыйләҗевлар һәм Балмасовлар гаиләләрендә икеләтә бәйрәм, чөнки Аналар көнендә аларның гаиләләрендә балалар туды.ГХАТ бүлеге мөдире С.Мурсалимова һәм  бала тудыру йорты хезмәткәрләре яшь әниләрне шатлыклы вакыйга белән котладылар. Бәхетле әти-әниләргә туу турында таныклык белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
15 ноябрь көнне Буада ачык республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция булып үтте. Темасы: "Время открытий". Конференциядә 7 секция эшләде. Яңа Чүте урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Идиятуллина Әдилэ катнашты. Ул "Экология һәм сәламәтлек" дигән тема белән чыгыш ясады.

19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
15 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Тарих белән күзгә-күз” дип исемләнгән әдәби кичә узды.

17
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе
Октябрь мәйданында Баулы халкы өчен традициягә әверелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.
Җомга көн Баулы шәһәренең “Колос” кафесында хаҗияләр катнашлыгында Коръән ашы уздырылды.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Кырымсарай мәктәбе укучыларны тулы уку елына үз участогында җитештерелгән яшелчә белән тәэмин итте.

Баулы сукырлар җәмгыяте инвалидлары өчен бүгенге кичә проблемаларны гына яктыртып калмады, алар уеннар уйнап күңел ачтылар.

9
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Баулы муниципаль районы башлыгының эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы


8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Үткән атнада Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында яшь җырчы Илсур Мостафинның “Җырларым сезгә бүләк” исемле концерты үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International