Көн суык, аз гына кар явып торса да, ярминкәдә халык шактый иде. Гадәттәгечә сатуда иң кирәкле продуктлар бар идее: ит, бәрәңге, бал, май, сөт, хәттә йомырка да. Итнең килограммы 200дән алып 230 сумга кадәр, бәрәңгенең 10 литрлы чиләге – 150 сум, сөтнең 1,5 литры - 45 сум, йомырканың дистәсе - 60 сум. Ит төрле ассортимента: сыер, дуңгыз, сарык, каз – күңелең ниндиен тели, сайлап кына аласы. Халык барлык кирәкле продуктларны да чират торып алды. Бигрәк тә Урыстамак, Хансевәр, Чүтедән килгән сатучыларның итләренә сорау күп булды.
Гөлнәзирә ШӘРИФУЛЛИНА (Хезмэткэ дан)