Суган, бәрәңге, кәбестә, чөгендер һәм кишер - барысы да үзләренеке. Биредә җиләк-җимеш куаклары да үстерелә. Ә алманы компот ясау өчен киптерәләр, шулай итеп, туклануга ата-аналарның акча кертемнәре азрак була. Гомумән, район авылларында ата-аналар көнгә 13 сум, ә шәһәрдә 18 сум 74 тиен түлиләр, ә 5 сум 50 тиен бюджеттан түләнә.