Ахмәтҗановлар, Фатхуллиннар, Гыйләҗевлар һәм Балмасовлар гаиләләрендә икеләтә бәйрәм, чөнки Аналар көнендә аларның гаиләләрендә балалар туды.ГХАТ бүлеге мөдире С.Мурсалимова һәм бала тудыру йорты хезмәткәрләре яшь әниләрне шатлыклы вакыйга белән котладылар. Бәхетле әти-әниләргә туу турында таныклык белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.