Кичәдә Баулы шәһәренең 3, 6 номерлы урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты. Әлеге чарада китапханәчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмә, әдәби викторина үткәрделәр, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Кичәдә барлыгы 22 кеше катнашты, 12 кеше китапханәгә язылды, барлыгы 47 китап бирелде.