Баулыда Коръән ашы оештырылды

2013 елның 17 ноябре, якшәмбе

Коръән ашына Әнәс хәзрәт Китапов, хаҗга барып кайткан хаҗияләр, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары килгәннәр иде.

Чара Әнәс хәзрәт вәгазеннән башланды. Ул ислам дине нигезләре, Коръән уку, хаҗ кылу, зәкәт бирү кебек фарыз гамәлләр, намаз уку турында сөйләде. Мөселман кардәшләренә намаз уку тәртибен өйрәтүче әсбаплар таратты. Хаҗияләр барлык килгән мөселманнарны Мәккәдән алып кайткан зәм-зәм суыннан авыз иттерделәр. Хәләл ризыклардан әзерләнгән табынны инвалидлар җәмгыяте оештырган иде. Артабан әлеге җәмгыятнең рәисе Хаҗәрия Мортазина тарафына рәхмәтләр әйтелде.


Лениза ГӘРӘЕВА (Хезмэткэ дан)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International