ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе
Иртәгә совет гаскәрләренең Ленинград шәһәрен немец илбасарлары камалышыннан тулысынча азат итүләренә 70 ел тула (1944 ел). Баулы районында әлеге фаҗиганең шаһитларын һәм анда катнашучыларны инде бармак белән генә санарлык. Ул коточкыч көннәр Ленинград камалышын өзүдә катнашкан Исмәгыйль Садрисламовка бүгенгәчә тынгы бирми.
Бу атнада һәр көнне кичен 2013 ел нәтиҗәләре буенча район җитәкчеләре катнашында авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелышлары узачак.

25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Кызылъяр авылындагы Фәнис Яруллин исемендәге музейда Фәнис Яруллинның иҗатташ дусты, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевка багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Студентлар көнендә (Татьяна көне) Баулыда бәйрәм дискотекасы узачак.
Кызылъяр авылы мәктәбендә әле дә тимурчылык хәрәкәте дәвам итә.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы көннәрдә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче өч машина йөртүче ачыкланган.
Баулы районы, Исергәп авылында туып үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташ язучыбыз Миргазиян Юныс каты авырый. Чиреннән арыныр өчен язучыга операция кирәк, дип хәбәр итә “Ватаным Татарстан” газетасы. Операция түләүле.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2013 елда бер Баулы укучысының кайнар туклануы өчен бюджеттан компенсацион түләү 5,5 сум иде, 2014 елда ул 5,8 сум булачак.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

“Хәбәрләр ” чыгарылышы, 20 январь

Шушы көннәрдә Баулыда яшәүче Фәхирә Хуҗиева 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International