Баулы районы җирлек башлыклары халык алдында чыгыш ясаячак

2014 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Беренче җыелыш бүген Александровка авылында 17 сәгатьтә булачак. Авыл җирлеге сайтында 2012 елга отчет урнаштырылган, анда “2013 елга мәсьәләләр” бүлеге бар. “Быел зиратларны, авыл эчендәге юлларны, биотермик чокрыларны төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкбез. Ике клубның территориясен төзекләндерергә кирәк, су белән хәлне ачыкларга. Авыл хуҗалыгы, эшсезлек белән җитди рәвештә шөгыльләнергә. Спиртзаводны җибәрергә”. Әлеге планнарның тормышка ашырылганы турында җыелышта беләчәкбез.

Сишәмбе 18 сәгатьтә шундый ук җыелыш Исергәп авылында, чәршәмбе 18 сәгатьтә – Кызылъярда, пәнҗешәмбе 17 сәгатьтә - Кырымсарайда, җомга 18 сәгатьтә – Новозареченскида булачак. 


Азат ЗИННУРОВ, "Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International