Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Баулы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Баулы районы турында
Баулы муниципаль районы башлыгы
Район тарихы
Җитәкчелек
Авыл җирлекләре
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
1941-1945 ЕЛЛАРДАГЫ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА
Дини һәм иҗтимагый оешмалар
Баулы якташлык җәмгыяте
Фотогалерея
Баулы муниципаль районы хакимиятенең, башка идарәләрнең һәм җирле үзидарә органнарының, шул исәптән мәгариф, хезмәт, социаль яклау, спорт, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге урнашкан урыннары турында белешмәләр
Баулы муниципаль районының инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Кулланучылар хокукларын яклау
Бюджет
Инициатив бюджетлаштыру
Кадрлар политикасы
Иҗтимагый совет
Комиссияләр
Хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәяләмә
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Ситуацион үзәк
Коррупциягә каршы көрәш
Шәһәр һәм район хезмәтләре һәм оешмалары
Статистик мәгълүмат
Тематик бүлекләр
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ачык сервитут
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе (рус һәм татар телләрендә)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Статуслы документлар
Карарлар
Баулы муниципаль районы башлыгының карарлары
Баулы МР башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләү турындагы карары
Баулы шәһәре мэрының карарлары
Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Баулы муниципаль норматив-хокукый актлар реестры
Татарстан Республикасы "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза
Район программалары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Гавами тыңлаулар
Матбугат хезмәте
Шәхси мәгълүматларны саклау
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Контактлар
ММЧ
Чаралар
Каршы элемтә
Контакт мәгълүматы
Халык өчен сораштырулар
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтка ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Норматив-хокукый актлар
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Муниципаль районнар
Баулы муниципаль районы
Баулы фронтовигы үткәннәре белән горурлана
2014 елның 26 гыйнвары, якшәмбе
Язмыш аны
яшьли сыный
1921 ел. Башкортстанның Янаул районы, кечкенә генә Туртик авылы. Садрисламовлар гаиләсендә тагын бер сөенеч: алтынчы балалары – малай дөньяга килә. Аңа Исмәгыйль дип исем бирәләр.
Якты дөньядан иртә киткән әтисен бөтенләй хәтерләмәүче гади авыл малаеның тормыш юлы әнә шулай башлана. Малай әнисен дә бик иртә югалта – ул чакта аңа 13 яшь кенә була. Ачлыктан интегәләр, ләкин җан асрау өчен көч табалар. Исмәгыйльне, яше җитмәгәнгә күрә, колхозга эшкә алмыйлар. Ләкин әти-әнисен алыш-
тырган өлкән абыйларына һәм апасына аеруча авырга туры килә. Язмыш малайны кечкенәдән үк зур сынауларга дучар итсә дә, аның ихтыяр көче, холкы ныгый гына бара.
Нишләттең син безне, сугыш!
1941 елның 4 июнендә Исмәгыйль Садрисламовны армия хезмәтенә алалар. Башта Түбән Тагилга, аннан соң Свердловск шәһәренә китерәләр, берездан поездда Ленинградка озаталар.
– Әлегедәй хәтеремдә, 1941 елның 17 июнендә Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәренә килеп җиттек. Мин төзелеш гаскәрләренә эләктем. Дөнья күрмәгән авыл малайлары нәрсә белә соң ул чакта? Корал да тотканыбыз булмады. Мине 21 июньдә постка дежурга куйдылар, ә 22сендә иртән, полк командиры кереп, немецларның безгә сугыш ачулары хакында җиткерде. Моның нәрсә икәнлеген без соңрак үз җилкәбездә татыдык, – ди ветеран. – Окоплар, траншеялар казый башладык, аэродром төзелешенә керештек. Җәяүләп йөзләрчә километр юл узарга туры килде. Кемнәрнеңдер аяк һәм өс киемнәре бар, кайберәүләрнең бөтенләй юк. Аяклар кырылып, канап бетә иде. Ә фашист һөҗүм итә ка
лса? Корал да – барыбызга өч винтовка. Түздек, ул заман кешеләрендә чыдамлык бар иде, әлегәчә үз Ватаныбызның патриотлары булып калдык.
Зенитчы
Садрисламов
– Ладога күле аша кичә башладык, артыбызда – машиналар, пушкалар. Күктән дошман туктаусыз бомба ташлый. Күпме кеше һәлак булды, күпмесе су астына китте. Артка әйләнеп карыйсың – һәркайда мәетләр. Ладога күле яры буенча “коридор” төзелде, озак вакыт Ленинградны буып торган фашист чолганышы, ниһаять, өзелде. Бу көнне һәркем түземсезлек белән көтте, иң мөһиме – аның килүенә барысы да ышандылар. Чолганыш өзелгәннең беренче көнендә безнең расчёт дошман самолётын бәреп төшерде. Моның өчен миңа һәм командирыма Кызыл Йолдыз ордены бирделәр, – дип искә ала Исмәгыйль абый.
Тормыш итү –
уен эш түгел
Исмәгыйль Садрисламов 1946 елда демобилизацияләнә. Сугыш тәмамлана, тормыш дәвам итә.
– Мин үз гомеремдә ачлыкны күп күрдем, шуңа күрә икмәкле якларга – Урта Азиягә, Дүшәмбе шәһәренә юл тоттым. Анда мин тимер юлда йөк төяүче булып эшләдем. Ләкин күңел һәрчак туган якка тартты, – дип сөйли фронтовик.
1948 елда ул Башкорт-
станга, Октябрьский шәһәренә әйләнеп кайта. Янәшәдәге кечкенә генә Баулы бистәсендә бораулау эшләре идарәсенә верховой булып урнаша. Шулай итеп, байтак гомерен скважиналар бораулауга багышлый. 1955 елда аны сак бүлегенең “хатын-кызлар батальоны” бригадиры (ул чакта анда, нигездә, хатын-кызлар эшли) итеп билгелиләр. Ә 1975 елда ул “Баулынефть” идарәсенең скважиналарны капиталь ремонтлау цехына эшкә урнаша.
– 1990 елдан лаеклы ялга чыктым. Язмышымның шундый булуына беркайчан да үкенмәдем. Мин бәхетле кеше, сугыш елларын уздым, ачлык-ялангычлыкны, үлемне күрдем. Гомеремнең ул мизгелләре аша исән-сау уздым, ләкин сынмадым, сыгылмадым. Минем гаиләм, ике балам, оныкларым, оныкчыкларым бар, аларга сөйләр сүзләрем җитәрлек. Мин газаплы 900 көнлек Ленинград камалышын кичергән кешеләрне үз оныкларыма мисал итеп сөйлим. Иң мөһиме, яшьләр, тормышта барысы да җиңел генә бирелә, дип уйамасыннар һәм үз ватаннарының лаеклы гражданнары булып үссенәр иде, – ди сугыш ветеран.
Хезмэткэ дан (Слава труду)
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
9 майга һава торышы фаразы
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе MAX милли мессенджерында рәсми каналга язылырга чакыра
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе MAX милли мессенджерында рәсми каналга язылырга чакыра
Баулы районы авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинглар узды
Районның һәр авыл җирлегендә ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре яңгырады. Халык һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм мемориалларга чәчәкләр салды.
Баулы районы Бөек Җиңү көненә әзерләнә
Бәйрәм чараларын оештырганда барлык хезмәтләрнең максаты - аларны лаеклы һәм имин үткәрүне тәэмин итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз