Укучылар дәрестән соң буш вакытларында тыл ветераннарына, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәләр: хәлләрен белеп, булышып кайталар. Мәсәлән, быелгы уку елында 5-11 сыйныф укучылары авылдаш апалары Нәдия Ханова, Гайшә Әхмәтшина, Зәрия Вәлиева, Гәлсинә Фәйрушина, Зөбәрҗәт Гаязова, Гөлсинә Хәйруллина, Рәшидә Ганиуллина, Рәҗибә Габидуллиналарның карларын көрәргә барганнар.
Әбиләрнең хәл-әхвәлләрен сорашу, сыйныфташларың белән аралашу өйдә компьютер белән телевизорга текәлеп утыруга шәп алмаш икәненә күптән төшенгәннәр Кызылъярда.
– Саф һавада йөреп кайткач, кәеф тә күтәрелә, баш та яхшырак эшли, – диләр укучылар үзләре дә.
Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең мондый ысулын онытмаган укытучыларга әти-әниләр дә, өлкәннәр дә бик рәхмәтле.
Ләйсән СӘЕТГӘРӘЕВ, "Хезмәткә дан"