Баулыда өч исерек машина йөртүче тотылган

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Юл хәрәкәте инспекторлары юлларда исерек машина йөртүчеләрне ачыклау буенча эш алып баралар. Соңгы биш көндә руль артына эчкән килеш утырган  өч машина йөртүчене тоткарлаганнар. ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, аларга карата административ хокук бозу турында протоколлар төзелгән, алар мировой судьяларга җибәрелгән.
 

Хезмэткэ дан (Слава труду)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International