Фәхирә Хуҗиева лаеклы елга чыкканчы “Урал” колхозында хезмәт куйган. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләгән, бүген аның 6 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова котладылар. Аңа Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды.