ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 10нче июль көнне Идель елгасында  "Булгария" теплоходы җимерелүе фаҗигасы булганына 3 ел. Һәлакәт нәтиҗәсендә 122 кеше вафат булды. Һәр дүртенче кеше -бала.. 79 кеше үлем кулыннан сакланып калды.
Һәлак булганнар арасында Баулы кешеләре дә бар иде.

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Хезмәткә дан” газетасы үткәргән “Пар канатым” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды.
Яшьләр бүлеге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы халкын 12нче июнь көнне "Нефтьче" стадионына чакыра.

Бүгенге көндә район аграрийлары бер баш шартлы терлеккә 9,5 центнер азык берәмлеге әзерләгән. Шулай итеп без республикадагы уртача күрсәткечкә (9,8 центнер) якынайдык.

“Антипьянь” социаль акциясе кысаларында якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә районыбыз юлларында алкоголь исереклеге хәлендәге ике шофёр тоткарланган.

Кайбер балигъ булмаган балалар комен­дант сәгатен санга сукмый - алар төнге сәгатьләрдә (кышын - 22.00дән, җәен 23.00дән соң)урамда йөрүләрен дәвам итә.

Баулы районы территориясендә күп балалы гаиләләр өчен бушлай 258 җир участогы, шул исәптән шәһәрдә - 88, авыл җирлекләрендә -163 участок формалаштырылган.
Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды.

8
июль, 2014 ел
сишәмбе

Шәһәрдә булган юл-транспорт вакыйгасында ике шофёрга зыян килгән.

Җәен суд приставлары бурычлыларның чит илгә бару хокукын чикләү буенча актив эш алып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International