Әлеге хәл Баулы шәһәренең Беренче май урамында теркәлгән. ВАЗ-2106 автомобилен йөртүче 42 яшьлек кеше Энгельс урамыннан Ваһапов урамына таба барган чакта каршы як полосага чыга һәм каршысына килүче 35 яшьлек хатын-кыз идарә иткән Лада машинасы белән бәрелешә.
Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, ВАЗ йөртүчесе, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтып китә. Ә күп санлы җәрәхәтләр алган хатын-кыз район үзәк хастаханәсенә җибәрелә. Ике шофёрның да иминлек каешларын эләктергән булулары аларны аеруча авыр җәрәхәтләр алудан саклап калган.
"Хезмәткә дан"