Шәһәрдә - 86 участок, авыл җирлекләре территорияләрендә 114 бирелгән. Мәсәлән, Александровка (7), Исергәп (35), Кызылъяр (33), Потап-Томбарлы (25), Кырымсарай (3), Покровский Урыстамак (5) җирлекләрендә җир участоклары бүленгән. Ә Салих, Томбарлы, Удмурт Ташлысы, Новозареченск җирлекләрендә берәр участок бирелгән.
Күп балалы гаиләләр саны артуын исәпкә алып, инфраструктура объектлары төзелешенә тиешле мәйданны исәпкә алып, өстәмә 125 гектар җир бүлеп бирү буенча эш алып барыла.