ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

Авыл территорияләре тәртипкә китерелә. Александровкада чүп үләннәренә каршы көрәшәләр.

Иң яхшы сорау авторы истәлеккә Баулы турында видеофильмга ия булачак.

Административ хокук бозучы баулылыларга алтмыш мең сумга якын штраф салганнар.

Баулы аграрийлары, соңгы атнада бер баш шартлы терлеккә 6,9 центнер азык берәмлеге әзерләп, (республикада уртача күрсәткеч - 7,7 центнер), терлек азыгы әзерләү рейтингында җиде баскычка алдагы урынга күтәрелгән.

Татарстан Президенты боерыгы буенча Республикабызда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре билгеләнгән.
7 июльдә Баулыда Иван көнен үткәрделәр. Балалар ачык бассейнда күңелле уеннар уйнап, су кереп күңел ачтылар, дип хәбәр итә "Хезмәткә дан"  гаҗите.

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 3-5 июлендә Баулы делегациясе сәүдә, икътисад, фән, техника, иҗтимагый-мәдәни, авыл хуҗалыгы хезмәттәшлек итү нияте белән Килешүләргә кул кую өчен Свердловский өлкәсендәге Арти посёлогында кунакта булып алдылар.

6
июль, 2014 ел
якшәмбе
Бүген, 6 июль көнне үзенең юбилее уңаеннан Бөек Ватан Сугышы ветераны тол хатыны  Мөкатдимә Гаяз кызы Фатхуллина кабул итте.

5
июль, 2014 ел
шимбә

Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне профилактикалау программасы буенча шәһәребезнең тубәнге өлешендә, Ватан” яшьләр клубы территориясендә “Күңелле ишегалды” дип исемләнгән ишегалды лагере эшли.


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Баулының сукырлар җәмгыяте бүлекчәсе Баулының ачык бассейны территориясендәге ял итү зонасын һәм пляжны төзекләндерүгә зур өлеш кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International