Комендант сәгатен бозучылар бар

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе әгъзалары балигъ булмаган-нарның төнге вакытларда җәмәгать урыннарында өлкәннәрдән башка йөрүен чикләү турындагы законны бозучыларны ачыклау буенча 22 уртак рейд уздырган. Аның барышында 8-14 яшьтәге - өч бала, 15-18 яшьтәге сигез үсмер тоткарланган. Аларның ата-аналарына беркетмәләр төзелгән, балигъ булмаганнар эшлэре комиссиясе утырышларында кисәтүләр ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International