– Баулылылар “Пар канатым” конкурсында актив катнаштылар, фотоларын җибәрделәр, ә без аларны газетада бастырдык, – диде ЗАГС бүлегендә узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында газетаның баш мөхәррире Азат Зиннуров. – Дөресен әйткәндә, аларның барысы да бүләккә лаеклы, иң мөһиме – тышкы матурлык түгел, ә уйларыбызның, гамәлләребезнең, мөнәсәбәтләребезнең матурлыгы. Һәр конкурста җиңүче булырга тиеш, без Алсу һәм Радик Сөләймановлар гаиләсен сайладык.
Конкурсның иганәчесе “Ядран-ойл” ЯАҖ директорлар советы рәисе Ирек Сәлихов булды, аның ярдәме белән Сөләймановларга бүләк – мультиварка тапшырылды.
"Хезмәткә дан", Айгөл Идиятуллина фотосурәте