«РИСК» Бөтенроссия интеллектуаль уены Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Аны 2нче мәктәп укучылары өчен «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафдарлары үткәрде.
Кичә Азнакай шәһәренең Балалар иҗат үзәгендә балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре арасында «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»республика конкурсының зона этабы узды. Баулы районы данын «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәгенең методик бүлеге мөдире Оксана Иванова яклады.
5 сентябрь көнне “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог Ильмира Әюпова "Наркомания - кайгы билгесе" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Шәһәр көнен Баулының түбән өлешендәге "Ватан" паркында да бәйрәм иттеләр.
Баулының "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бүлекчәсе активистлары «Ласточка» балалар сәламәтләндерү лагерендә танып-белү инфодәресе уздырганнар.