Баулы волонтерлары "РИСК" интеллектуаль уенын уздырды

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

«РИСК» Бөтенроссия интеллектуаль уены Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Аны 2нче мәктәп укучылары өчен «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафдарлары үткәрде.

Уенда өч команда катнашты.

Интеллектуаль ярыш өч тематик блоктан тора: «Иҗат», «Тарих» һәм «Мәдәният». Уенда катнашучыларга һәр блокта Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Һәр сорауга җавап бирү өчен төгәл 1 минут бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International