Баулы яшь гвардиячеләре Хәрби-Диңгез флоты көненә чара үткәргән

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Баулының "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бүлекчәсе активистлары «Ласточка» балалар сәламәтләндерү лагерендә танып-белү инфодәресе уздырганнар.

Инфодәрес илебезнең танылган хәрби-диңгез флоты эшлеклеләренә багышланган.

Динара Хөснуллина балаларга Россия Хәрби-Диңгез флоты тарихы, шулай ук Павел Нахимов, Федор Ушаков, Александр Колчак һәм Федор Апраксин кебек бөек флотчылар һәм Россия адмираллары турында сөйләгән,  дип хәбәр итә "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеме.

Фото: "Яшьләр дөньясы" ММҮ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International