Кичә Азнакай шәһәренең Балалар иҗат үзәгендә балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре арасында «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»республика конкурсының зона этабы узды. Баулы районы данын «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәгенең методик бүлеге мөдире Оксана Иванова яклады.
Бәйге ике этапта узды. Беренчесендә конкурсантлар визит карточкасын тәкъдим иттеләр. Алар презентацияләр күрсәттеләр һәм башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Икенче этапта балигъ булмаган балаларны тернәкләндерү буенча индивидуаль программа якланды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Оксана Иванова өченче урынны алды.