«Ватан» паркында фонтан эшли башлады

2019 елның 24 августы, шимбә

Быел Шәһәр көнен һәм Нефтьчеләр көнен беренче тапкыр шәһәрнең түбән өлешендә дә билгеләп үттеләр. Быел паркның икенче өлеше ремонтланды һәм төзекләндерелде, анда фонтан куелды. Шулай итеп, шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләр өчен яңа ял итү урыны булдырылды. Бәйрәм көнне биредә төрле конкурслар: коляскалар парады, "Чудо-малютка" курчак коляскалары конкурсы, вело-парад һәм радио белән идарә ителә торган уенчык машиналар узышы узды. Катнашучылар конкурска бик җитди, иҗади караганнар. Биредә мушкетерлар да, нефтьчеләр дә, су кызы да, Убырлы карчык та, пешекчеләр дә, принцессалар да, табиблар да, шәфкать туташлары һ.б. бар иде. Алар үзләренең матур, креатив костюмнары белән бәйрәмне чын-чынлап бизәделәр.

Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәмдә шәһәрнең иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады, ә кич белән бәйрәм кунакларына "Регион 16" төркеме яхшы кәеф бүләк итте.

 Авторы: Ләйсән Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International