ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Баулының “Яшьләр доньясы” яшьләр үзәге проекты Респубика конкурсы нәтиҗәләре буенча грант алуга ирешә. Грантлар конкурсы районнарда яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру нияте белән эшләнә.

Кырымсарай авылы җирлегендәге зират янында рөхсәтсез чүплек барлыкка килүе ачыкланган. Биредә зират җыештырудан калган торле чүп урын алган булган. Аның мәйданы 30 квадрат метрга җитеп, күләме 40 кубометр тәшкил иткән.

Дубовка авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Дмитриевич Зиновьев гаиләсе йорты урынында яңа истәлек билгесе урнаштырдылар.

Ел саен 15 май - язның иң матур ае уртасында һәрберебезгә кагылышлы бик мөһим бәйрәм - Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәм менә инде 29 нче тапкыр бу көнне дөнья Гаиләне данлый.


5
май, 2023 ел
җомга

Баулы районыныда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм чаралары узачак.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Баулы шәһәре Октябрь мәйданы һәм Пионер урамы, аның янәшәсендәге автовокзал территориясе якын киләчәктә төзекләндерелергә мөмкин. Әмма аңа кадәр кече шәһәрләрнең бөтенроссия бәйгесендә җиңәргә кирәк. Бу территорияне баулылар ачык тавыш бирү юлы белән сайлады.


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Баулы волонтёрлар үзәгенең яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясен гамәлгә ашыралар.

Бөек Ватан сугышы ветераннары өйләренә барып котлау күркәм традициягә әйләнде. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин Җиңү волонтерлары белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең, шулай ук ветераннарның тол хатыннарының хәлен белде.

Бу игелекле эштә район башлыгы Ильяс Гозәеров, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре, шәһәр ТИҮ рәисләре, Исергәп һәм Алексеевка мәктәпләре укучылары, шулай ук Баулы урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International