Баулы шәһәре Октябрь мәйданы һәм Пионер урамы, аның янәшәсендәге автовокзал территориясе якын киләчәктә төзекләндерелергә мөмкин. Әмма аңа кадәр кече шәһәрләрнең бөтенроссия бәйгесендә җиңәргә кирәк. Бу территорияне баулылар ачык тавыш бирү юлы белән сайлады.
Проект белән видеода танышыгыз һәм үз комментарийларыгызны калдырыгыз:https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQ…
1 июньдә без Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсына заявка җибәрәбез. Әгәр проект җиңсә, киләсе елда бездә яңа уңайлы урын барлыкка киләчәк! Нәтиҗәләрне без августта ук белербез.