Кырымсарай авылы җирлегендәге зират янында рөхсәтсез чүплек барлыкка килүе ачыкланган. Биредә зират җыештырудан калган торле чүп урын алган булган. Аның мәйданы 30 квадрат метрга җитеп, күләме 40 кубометр тәшкил иткән.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында, Кырымсарай авылы җирлеге башкарма комитеты көче белән, рөхсәтсез чүплек кыска вакыт эчендә юк ителгән.