Баулы районында Советлар Союзы героена истәлек билгесе яңартылды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Беренче тапкыр истәлек билгесе Иван Зиновьевның туган авылы Дубовкада 2004 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны Искә алу һәм кайгы көнендә куела. Мемориал тактада геройның туган һәм үлгән еллары теркәлгән. Анда мондый сүзләр бар: “Советлар Союзы герое Иван Дмитриевич Зиновьевка баулылырадан истәлек һәм хөрмәт йөзеннән”.

Герой истәлеген мәңгеләштерү туган якны өйрәнүче Ольга Новикова инициативасы белән эшләнә.

19 ел узганнан соң истәлек билгесен яңартырга уйлыйлар. Яңа һәйкәлне эшләүдә профессионал рәссам зур өлеш кертә. Чарада Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров, генерал-майор Фраиз Салыев, ветераннар советы президиумы, Потап Томбарлы авылы җирлеге башлыгы Светлана Козлова катнаша.

Ольга Новикова геройның данлы тормыш юлы турында сөйли. Истәлек билгесе хәйрия акчаларына реконструкцияләнә.

Югары дәрәҗәне Иван Дмитриевич рус-фин сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ала. Бөек Ватан сугышы чорында ул әсирлеккә эләгә. Норвегиядә урнашкан концлагерьдән берничә тапкыр кача. 1942 елда фашистлар тарафыннан җәберләп үтерелә. Зиновьевлар гаиләсеннән сугышта барлыгы 16 кеше катнаша.

Очрашу азагында Ильяс Гозәеров Ольга Новикова һәм шәһәрнең бер мәктәбендә укучы балалар инициативасы белән Баулының көньяк-көнчыгышында урнашкан Иван Зиновьев исемен йөрткән йортка герой портреты белән мурал урнаштыру теләкләре булуын игълан итте.

Фото авторы: Мария Кандаурова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International