Быел пенсия тупламаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр фикерләрен үзгәртә һәм әлеге карарларыннан баш тарта алалар. Моның өчен Россия Социаль фондына(СФР) иминиятләштерүчене алмаштырудан баш тарту турында хәбәрнамә тапшырырга кирәк. Документ фондның клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.
16 декабрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә. Күз күреме 1-2 км кадәр кимиячәк. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Баулы районының Алексеевка авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды
Баулы халкын һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз.
Социаль фондның электрон заказлы хатларын почтага кермичә, шәхси Дәүләт хезмәтләре кабинетында телефонга яки компьютерга алыгыз
Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс Фонды тарафыннан Россиянең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан «Безнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсына старт игълан ителде.
Йогышлы авырулар барлык бала вакыттагы авыруларының зур өлешен тәшкил итә. Аларның кайберләре кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр китерергә мөмкин. Вакцинация-йогышлы авыруларны профилактикалауның нәтиҗәле ысулы.
12 декабрь кичен, 13 декабрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә җил, Татарстанның көнчыгышында төнлә һәм иртән һава температурасы -25..-30˚булуы көтелә.
Татарстанда үзмәшгульләргә Яңа ел ярминкәсендә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк.
ТР икътисад Министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге бар республика үзмәшгульләренә Казан үзәгендә 200дән артык бушлай сәүдә урыны бирәчәк. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча «Татарстан мин инде ул» һөнәрчелек продукциясенең яңа ел ярминкәсе 22-24 декабрь көннәрендә узачак.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
11 декабрь кичен, 12 декабрь төнлә һәм иртән ТР-ның көнчыгышында һава температурасы -25..-30˚;
12 декабрь иртән һәм көндез секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил.