Баулы районында мәдәният йорты ачылды

2023 елның 15 декабре, җомга

Баулы районының Алексеевка авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды

Бина “Мәдәният” милли проекты ярдәмендә  ремонтлана. Алексеевка авылы мәдәният йорты безнең районда соңгы ун елда федераль һәм республика программалары кысаларында төзелгән яки капиталь ремонтланган уникенче төзекләндерелгән мәдәният объекты.

50 ел элек төзелгән Мәдәният йорты күзгә күренеп үзгәргән. Биредә 200 урынлык тамаша залы яңартылган, грим бүлмәсе, китапханә җиһазландырылган, костюмнар бүлмәсе дә барлыкка килгән. Түбә, тәрәзәләр алыштырылган, котельный ремонтланган. Монда хәзер яңа җиһазлар килүен түземсезлек белән көтәләр.

Авыл халкы шатлыгын уртаклашырга Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Удмурт Ташлысы авылы җирлеге башлыгы Николай Ермолаев,  туган якны өйрәнүче Виталий Козлов килгәниде.

Ачылу тантанасында җирле мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары, шәһәр һәм районның аерым солистлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International