“Татарстан мин инде ул” үзмәшгульләр җитештергән һөнәрчелек продукциясенең яңа ел ярминкәсе

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

ТР икътисад Министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге бар республика үзмәшгульләренә Казан үзәгендә 200дән артык бушлай сәүдә урыны бирәчәк. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча «Татарстан мин инде ул» һөнәрчелек продукциясенең яңа ел ярминкәсе 22-24 декабрь көннәрендә узачак.

Республика башкаласында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Камал театры янында өч көнлек Татарстан үзмәшгульләре продукциясе ярминкәсе узачак.Бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннарында бөтен республикадан үзмәшгульләр ярминкә кунакларына татлы бәйрәм бүләкләре,шоколад, милли колоритлы бизәнү әйберләре һәм киемнәр, көндәлекләр,открыткалар һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим итәчәк.

Республиканың төбәк үзенчәлеген чагылдырган үзмәшгульләр продукциясен алга җибәрү өчен, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы ел саен «Татарстан мин инде ул» бренды астында масштаблы ярминкәләр үткәрә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә. Алар өчен катнашу бушлай.

Исегезгә төшерәбез, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы гамәлдә булган 5 ел эчендә республикада 299 мең кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Үзмәшгульләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм илдә 5 нче урында тора. Һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республика бизнеска ярдәм итү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республика бизнеска ярдәм итү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары: микрозаймнар, күргәзмәләрдә катнашу, продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча укыту программалары һәм башкалар.

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны РФ МСП https://мсп.рф/ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин. Хезмәт “Минем бизнес” үзәге үткәргән күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау”дип атала.Татарстан Республикасында үзмәшгульләргә ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International