Татарстан эшмәкәрләре «Безнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсына гариза бирә ала

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс Фонды тарафыннан Россиянең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан «Безнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсына старт игълан ителде.

Катнашучылар булып эшмәкәрләр – компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәткән кече һәм урта бизнес вәкилләре тора ала.

"Конкурсның бурычы-сыйфаты буенча чит ил аналогларыннан калышмаган гына түгел, ә еш кына алардан өстен булган Россия брендларының төрлелеген күрсәтү. Без чит илдән кергән әйберләр  киткәннән соң бушаган урыннарны үзебезнең җитештерүчеләр продукциясе актив рәвештә биләп торуын күрәбез, һәм бу процессны барлык мөмкин булган ысуллар белән дә сакларга кирәк. Безнең брендларга үсеш алырга ярдәм итеп, без Россия икътисадының тотрыклылыгын ныгытабыз", - диде Россия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин.

Гаризалар биш юнәлеш буенча кабул ителә: «Азык-төлек һәм туклану», «Кулланучылар товарлары», «Креатив», «ИТ», «Югары технологияләр», шулай ук «Инклюзия» һәм «Иң кыю идея» махсус номинацияләре буенча.

Җиңүче компанияләр маркетплейсларда һәм медиада пропагандалауда ярдәм алачак, укыту программаларына керү, бизнес-экспертлар белән шәхси очрашулар, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, зур чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәме алачак.

Җиңүчеләрне сайлаганда ел әйләнеше үсеше темплары, проект партнерларының һәм компания теркәлгән төбәкләрнең бәясе, конкурс жюриларының фикере, компаниянең социаль проектларда, конкурс партнерларының проектларында һәм программаларында катнашуы исәпкә алыначак. Конкурс партнерлары арасында Беренче канал, МАЕР медиахолдингы, Симпл, Zenden, Заспорт һәм башкалар.

Гаризалар 23 ноябрьдән 15 гыйнварга кадәр кабул ителә (https://идея.росконгресс.рф/brand).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International