16 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Почта Россия хезмәт Министрлыгы һәм Социаль фонд белән берлектә илнең 70 төбәгендә яшәүче аз хәрәкәтләнүчеләргә техник реабилитация чаралары (ТСР) китерәчәк.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ел саен 15 апрельгә кадәр барлык эш бирүчеләр (теләсә нинди оештыру-хокукый формадагы юридик затлар) производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча икътисадый эшчәнлекнең төп төрен расларга тиешлеген искәртә.
15 апрель көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил, көчәйгәндә секундына 23 метр тизлеккә кадәр җитүе көтелә.
13 апрельдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил көтелә.
11 апрельдә көн азагында һәм кичен, 12 апрельдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яңгыр явуы көтелә.
Мөселманнар исламның ике төп бәйрәмнәренең берсен – Ураза бәйрәмен яки Ид әл-фитрны билгеләп үттеләр. Ул Рамазан аенда ураза тотуның тәмамлануын билгеләп, өч көн дәвам итәчәк. Баулының барлык мәчетләрендә иртән бәйрәм намазлары узды, анда дистәләгән кеше җыелды.
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Газизә Насыйбуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле баулылар һәм шәһәребез кунаклары сезне авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз.
11 апрель төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәккә начарлануы мөмкин.