Туган көнендә юбиляр балаларыннан, оныкларыннан һәм район җитәкчелегеннән чәчәкләр, бүләкләр һәм җылы котлаулар кабул итте.
Газизә апа үзенең язмышы турында җентекләп сөйли, олы яшьтә булуына карамастан, аның хәтере яхшы. Ул Яңа Чуте авылында туган, бишенче сыйныфтан соң колхозда бозау караучы булып эшли башлаган. Соңрак, бераз үскәч, аны савымчы итеп күчерәләр. Кызга кул белән ун сыер саварга туры килә.
Тормыш иптәше белән өйләнешкәч, аның туган авылына Шалтыга күченәләр. Бу авылда да Газизә апа колхозда эшләвен дәвам итә, сарыклар карый. Аның гомуми хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә. Ире Фәтхрислам белән йорт төзеп кергәннәр, Газизә апа үзе бәйләгән мамык яулыклары белән дан тоткан, шулай ук матур итеп чигүләр чиккән. Ире белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә Газизә апа аларның тату гаиләләренә шатланып яши.
Минем балаларым – минем таянычларым, ирем вафат булганнан соң, күбесенчә уртанчы улымда яшим, авылда ялгыз калдырмыйлар, - ди ул. - Минем киленнәрем дә бик әйбәтләр, алардан хөрмәт тоеп гомер итәм.
Баулы районы башлыгы исеменнән тыл ветеранын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.
- Сез әле кызлар кебек, - диде ул Газизә апаны елмаеп котлап. - Сез сугыш чорында һәм сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән буын. Без сезгә бик рәхмәтле. Сезгә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында сәламәтлектә, иминлектә яшәвегезне телим.
Илмира Хөснуллина юбилярга чәчәк бәйләме, бүләк, шулай ук ил Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды.
Газизә апа котлауларны шатланып кабул итте һәм кунакларны үзенең 100 яшьлек юбилеена көтәргә вәгъдә бирде.