Баулылар Ураза бәйрәмен билгеләп үтте

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

«Гали» үзәк мәчетендә иртәнге 5.30 да Коръән аятьләрен укып бәйрәм итә башладылар. Бәйрәм намазы белән мөселманнар изге Рамазан аен озаталар һәм Ураза бәйрәмен каршы алалар. Утыз көн дәвамында ураза тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашаудан һәм эчүдән баш тартканнар.

- Быел Рамазан ае бик яхшы үтте. Көннәр эссе түгел иде, шуңа да ураза тоту җиңелрәк булды, быел ураза тотуга кечкенә балалар да кушылды. Традиция буенча, шәһәр мәчетләрендә дә, шулай ук авыл мәчетләрендә дә көн саен ифтар-мәҗлесләре уздырылды, таравих-намазлары укылды, - дип сөйләде Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов.

Бәйрәм вәгазен районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов укыды. Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

- Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Бу якты, бәйрәм көннәрендә сезгә җылылык һәм бәхет, иминлек һәм тынычлык телим! Аллаһы Тәгалә безнең гаиләләребезне сакласын, бүгенге көндә Махсус хәрби операция зонасында булганнар да исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсын, - диде ул.

Тантананың төп элементы - бергәләп дога уку. Мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар.

Бәйрәм хөрмәтенә мәчет ишегалдында мул табыннар әзерләнде, халык учакта әзерләнгән пылаудан авыз итеп карый алдылар. Кайнар ризык 300 дән артык кешегә исәпләнгән булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International