Баулы районында секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә

2024 елның 14 апреле, якшәмбе

15 апрель көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил, көчәйгәндә секундына 23 метр тизлеккә кадәр җитүе көтелә. 

Көчле яңгыр вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм машинадан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр беткәнен көтегез. Машинада йөрүне дәвам итәргә ярамый, чөнки аның электроникасы сафтан чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм көтәргә кирәк.

Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

Бәла - каза очрагында сез, «112» - Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International