ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 31 декабрендә Баулы  муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде.  Яшьләр Кыш Бабайдан да котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.

2015 ел тарихта калып бара. Яңа ел – барыбызның да яраткан бәйрәме якынлаша. Ул игелек, күңел җылысы, хыял-теләкләрнең чынга ашуына өмет белән тулы бәйрәм.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Кырымсарай интернат-йортында гомер итүчеләрне бүген Баулы районы җитәкчеләре тәбрикләде.

Килгән кунакларны ишегалдына үзе чыгып каршы ала, капкага кадәр озатып кала ул. Сүзебез Баулы шәһәрендә гомер итүче Фәгыйлә Гыймазетдин кызы Галиәхмәтова хакында. Бүген аны 90 яше белән тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Миннефоат Хәсиятуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова  өенә бардылар.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган иде. Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген шәһәребезнең мәдәният йортында инвалидлар җәмгыяте район мөхтәсибәте белән берлектә Мәүлидкә багышланган чара узды.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ГХАТ хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  23 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

13 декабрьдә Баулыда Рәбигүл әүвәл ае башлану уңаеннан беренче чара булды. Мәхәллә халкы каршында район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Илдар хәзрәт Шәмсетдинов һәм мөхтәсибәт вәкилләре чыгыш ясады.

Баулыда гомер итүче Өмелгадә апа Яркәевага да 90 яшь тулды. Кунакларны каршы алганда, аның күзләрендә яшь мөлдери иде.

Бүген Татар Томбарлы авылында яшәүче Сафура Исхаковага 90 яшь тулды. Шул хөрмәттән йортка кадерле кунаклар җыелды. Хәтта Чиләбе өлкәсеннән Златоуст шәһәреннән дә килгәннәр иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International