– Мин тормышыма рәхмәтлемен, – дип сөйләде Өмелгадә апа, – үземне бәхетле дип саныйм, чөнки мине тәрбияләп караучы кызым бар, ахирәтләрем – күршеләрем дә янымда.
Күрәсең, бу күз яшьләре үткән сынауларны искә алудан гына түгел, тормышына шөкер итеп, күңел чишмәләре тулудан булды, ахрысы.
– Колхозда эшләдем, атлар карадым, чәчү чәчтем, торф кисәргә Свердловскига да җибәрделәр, – дип сугыш елларын искә төшерде Өмелгадә апа.
Сугыштан соң да ул авыр эшләрдә көч куйган – хуҗалыкара төзү оешмасында хезмәт иткән. Кияүгә чыккан, кыз белән малай тапкан. Ләкин зур хәсрәт кичерергә туры килгән – улы вафат булган. Бу күңел ярасы һаман да төзәлми, әрнеп тора.
Кызы Флёра Искәндәрова исә Әлмәт шәһәрендә математика укытучысы булып эшли. Өмелгадә апаның дүрт оныгы бар.
– Мин бәхетле кеше,– дип сөйләде Флёра ханым, – минем кайтыр йортым бар, әнием һәрвакыт көтеп ала. Ул минем өчен ин кадерле, иң изге кеше. Аңа озын гомер телим.Өмелгадә апаны зур юбилее белән котлар өчен, өенә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм район советы аппараты җитәкчесе Ринат Хамидуллин да килделәр.
"Хезмәткә дан"