Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган иде. Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.
Баулыда шәфкатьле, мәрхәмәтле халык яши. Алар хәйрия акциясендә актив катнаштылар. Җыелган 6 мең 930 сум акча Яңа ел алдыннан хоспис исәбенә күчерде. Акция дәвам итә.
Хоспистагы ярдәмгә мохтаҗ сабыйларга ярдәм күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәт.