Баулы районында зур юбилей

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Зәйнәп Исхакова Златоуст шәһәреннән авылга ашкынып кайтты. Сафура апа аның өчен әнисе кебек якын. Зәйнәп ханымга сигез ай булганда әтисе белән әнисе аерылышканнар, баланы сигез яшькә кадәр Сафура апа тәрбияләп үстергән. Шуңа да Зәйнәп Исхакова аңа бик рәхмәтле.Баулыдан да кунаклар  – район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина килде.

Сафура апа яшьли тол калган, аның ире Бөек Ватан Сугышы кырларында һәлак булган. Баласы да иртә фани дөньяны калдырып киткән. Сафура апа бүтән кияүгә чыкмаган, Башкортстанның Бүздәк районындагы туган авылы Сабанайда 85 яшькә кадәр мал-туар тотып тормыш иткән. Ялгыз яшәү авыр була башлагач, Татар Томбарлыга сеңлесе Нәсимә янына күчеп килгән.

Сафура апа – тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы вакытында күп көч куйган кеше.

– Тугыз яшьтән эшли башладым мин, сабан белән җир сөрдем, кул белән иген чәчтек, доярка да булдым, – дип искә төшерде Сафура апа, –  ике кашык онга эшләп йөрдек.

Өч ел буе Свердловскта хәрби заводта да эшләгән ул.

Хәзерге көнгә Сафура апа бик кәнагать, аның сүзләренә караганда, сеңлесе аңа чәй чынаягын да юарга  рөхсәт итми, апасын күз карасыдай саклый. 

 

"Хезмәткә дан"

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International