Баулылы Фәгыйлә апа заманында трактор иярләгән

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Фәгыйлә апа гомере буе тормыш иптәше Нуриәхмәт абый белән  Акбаш бистәсенең “Жданов” совхозында хезмәт куйганнар. Олыгайгач, Баулыга күчеп килгәннәр. Фәгыйлә апага терлекче булып та, моторист булып та эшләргә туры килгән. Тормыш иптәне белән 4 бала үстергәннәр. Бөек Ватан сугышы ветераны булган гаилә башлыгы бүгенге көндә вафат инде, аны сагынып искә алдылар.

–  Мин эштән куркып тормадым, 17 яшемнән трактор иярләдем, – ди юбиляр.

 Аның тыныч кына кына әйтелгән төпле, акыллы сүзләренә, холкы ныклыгына таң калырлык.

Бүгенге көндә Фәгыйлә апа балалары бәхетенә сөенеп, 8 оныгы һәм 6 оныкчыгы шатлыкларына куанып гомер кичерә.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International