ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

16 март көнне Исергәп урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Хәзинәләр утравына сәяхәт” исемендә интерактив уен- сәяхәт үткәрелде.

4 нче апрель көнне Исергәп урта мәктәбендә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган  “Тукай - шигъри кыябыз” исеме астында 7-14 яшьтәге мәктәп укучылары өчен шигырләр конкурсы булып үтте.


1
апрель, 2016 ел
җомга

Баулы район ГХАТ бүлегендә 1 кварталда 97 туу турында акт теркәлде, шуларның 60 – малайлар, 37 – кызлар. 28 бала гаиләдә беренче булып, 39 – икенче, 22- өченче, 8- дүртенче  булып туды. Бер бәхетле гаиләдә Хәсән һәм Хөсәен исемле игез балалар туды.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Язгы каникул көннәрендә, Томбарлы авыл китапханәсендә китап атналыгы старт алды. Китапханәдә бу уңайдан “Яңа китап-яңа дус”, ”Юбиляр китаплар”, Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан китап күргәзмәләре ясалды.

29 март көнне Шалты авыл китапханәчесе Шафикова Айсылу, китап укырга теләкләре булып та китапханәгә килә алмаган  Замилов Дамир, Идрисова Нәсимә, Халикова Нурмадия, Шафиков Гали,Нәгыймә апаларның өйләренә китаплар илтү оештырылды.


27
март, 2016 ел
якшәмбе

Кичә Баулы мәдәният йортында Татарстанның халык артисты Ганс Сәйфуллинның 75 яшьлек юбилее хөрмәтенә концерт узды. Ганс Хәмит улының татар эстрадасы алтын фондына кергән җырларын республика һәм Баулы сәхнәсе осталары башкарды.

Баулының “Өмет” мәчетендә балалар өчен язгы каникуллар чорында мөселман лагере эшли.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районында тантаналы рәвештә 22 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.

“ Без наркоманиягә каршы” дигән исем астында кичә уздырылды. Кичәдә фельдшер Тахавиева Г.Ш ның  чыгышы тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International