5 апрель көнне Баулы шәһәренең 5нче санлы урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре һәм язучысы Г. Тукайның 130 – еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсы узды.

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

5 апрель көнне Баулы шәһәренең 5нче санлы урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре һәм язучысы Г. Тукайның 130 – еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсы узды.

Максаты һәм бурычлары:

1.Татар шагыйренең иҗатына мәхәббәт тәрбияләү

2. Талантлы балаларны барлау.

3. Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

4. Татар шагыйренең әсәрләре аша туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Конкурста Баулы муниципаль районы мәктәпләреннән 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр 26 апрель көнне М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында үткәреләчәк Г.Тукайның 130-еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International