Концертта Баулы тамашачысына яхшы таныш җырчы Закир Шаһбан, сүз остасы Рәшит Сабировтан тыш, җырчылар Вилдамир Баһау, Гөлчәчәк Шакирова, шулай ук якташларыбыз Саҗидә Әхмәтҗанова, Гөлнара Абдуллина, “Умырзая” ансамбле чыгыш ясады. Ганс Сәйфуллин үзе дә баянда көйләр тезмәсе башкарды.Кичә ахырында юбилярга һәм артистларга рәхмәт сүзләрен район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова җиткерде.Ә артистлар, үз чиратларында, Баулы концертлар залының җиһазланышына сокланып туя алмадылар.
Хезмәткә дан