Баулы район ГХАТ бүлегендә 1 кварталда 97 туу турында акт теркәлде, шуларның 60 – малайлар, 37 – кызлар. 28 бала гаиләдә беренче булып, 39 – икенче, 22- өченче, 8- дүртенче булып туды. Бер бәхетле гаиләдә Хәсән һәм Хөсәен исемле игез балалар туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемләр кушалар. Мәсәлән, март аенда малайларга Бахтияр, Эмилий, Гордей, Марк, Давид, Илдан дигән исемнәр кушылды, ә кызларга – Латифа, Сөмбел, Ева, Дарина дигән исемнәр бирделәр.
Өч айда ГХАТ бүлегендә 25 язылышу турындагы акт, 29 – аерылышу турындагы акт, 16 – баланың атасын билгеләү турындагы, 5- исем алмаштыру, 124 - үлү турындагы актлар төзелде, 152 кабат таныклыклар, 319 справка бирелде, 43 актка төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү турындагы гаризалар каралды.